Напоминание

Праздник Шежере(д.Абзаево)


Автор: Закирова Назия Кавиевна
Должность: учитель начальных классов
Учебное заведение: филиал МОБУ СОШ д.Каинлыково в д. Каратамак
Населённый пункт: Башкортостан,Бураевский район,д.Каратамак,ул.Солнечная,33
Наименование материала: методическая разработка
Тема: Праздник Шежере(д.Абзаево)
Раздел: начальное образование





Назад




1. Хэерле кон сезгэ, хэерле кон, Хэерле кон, дуслар, туганнар! Хэерле кон сезгэ, донья йоген Йоклэп барган ирлэр, аналар! 2. Хэерле кон сезгэ, чос хатыннар,- Донья курке – изге аналар! Хэерле кон сезгэ эшчэн кызлар, Ил бизэге – алсу чэчкэлэр! 1. Саумысыз, ырудашлар, Кан – кардэшлэр, жирдэшлэр! Кайнар сэлэм, рухташлар, Фикердэшлэр, сердэшлэр! Бергэ: Кайнар сэлэм, якташлар! 1. Сэлам туган – нэселлэрен Зурлап кайткан дусларга! Димэк изге хэбэр житкэн Ерак – якын очларга! Бергэ: Сэлам барча дусларга! Ата – баба тоягенэ Хуш килэсез сез,- дибез. Бэйрэмегез туренэ Рэхим итегез, - дибез Эй кыздыра жэй кояшы,
Жылыта тонен. Саумысыз, авылдашлар, саумысыз! Бэйрэм бит буген. Бэйрэм жыры горлэп торыр Авылым кугендэ. Мондый чакта кем жырламас, Жырлар hэр кем дэ. Монлы жырга кушылырлар Таулар, урманнар. Авылыма озын гомер Телэрлэр алар. Юллап кайтканнарга рэхмэт Туганлык тамырларын. Белэбез мында кайтканнар Жан, дава табарларын. Туган нигез тарта, чакыра безне, Бергэ жыя жиде тарафтан Туган жиргэ, нурлы Абзайга Кыз – уллары кайта яраткан. Сагындырган тугры авылдашлар,
Сагындырган гузэл Таныбым. Сэлам бирэ горур Оя буе Комеш сулы Хэзрэт чишмэсе. Буген бездэ “ шэжэрэ” бэйрэме. Туган иленне ярату ин эувэле уз гайлэннэн, уз авылыннан башлана. Эйтик, уз нэсел шэжэрэнне белэсенме? Мэсэлэн, этиеннен этисе кем булган? Э анын этисе? Ата – бабаннар узган нэсел ул халкыннын да тарихы. Менэ шуна жиде буынынны белергэ, белмэсэн эзлэп табарга кирэк. Уз халкын, туган илен белэн горур, тату Кеше энэ шулай туа! Сезне барыгызны да шэжэрэ бэйрэменэ чакырабыз. Шэжэрэ – ул бэйрэм генэ тугел Ул курайдай рухнын усеше, Мен газаплар аша кан тартуы Утлар аша гомер кисеше. Шэжэрэ – ул яшэу тантанасы, Сулар hава, туфрак, газиз жир, Ул тамырым буйлап аккан ал кан, Борынгы да, яшьтэ, хэзерге. Шэжэрэ – ул монлы “ Буранбай” дай Илэвенне сакла коралдай, Буш тормаган бала бишегендэй, Арка терэр мэгрур уралдай. Шэжэрэ – ул боек, изге йортын,
Ана тиеш син бер кайтырга. Анда сине туганына Жир дэ, Жан да Кан да тиеш тартырга! Ырыу агачым син, эй шэжэрэм! Син ускэндэ донья яшэрэ. Кукрэк киереп олын тар баетканда Кукне терэп жирдэ син торганда Яшэргэ дэ эле яшэргэ! Туган оен белмэгэн Туган авылын белерме? Туган авылын белмэгэн Туган илен белерме? Туган илен белмэгэн Уз ырыуын белерме? Хэр кеше узенен нэсел тамырларын юллап, ат затыбыз белэн горурланырга, килэчэк буыннарыбызга сойлэп, язып калдырырга жыелдык без бугенге зур бэйрэмгэ. Бэйрэм белэн котлар очен суз авыл хакимияте башлыгы Ахмеров Адис Анаф улына бирэлэ Саумысыз, авылдашлар! Буген без шушы максат белэн бергэ ускэн яшьтэшлэрне, якташларны бэйрэмгэ жыйдык. Ерак араларны якын итеп, бетмэс – токэнмэс донья мэшэкатьлэрен, кондэлек эшлэрен
куеп торып, узенен ин беренче кургэн зэнгэр кугенэ, тэпи баскан изге жиренэ, эчкэн суына hэм сулаган hавасына ашкынып кайткан якташларыбызга чиксез рэхмэт. Абзаема кайтам хак моселман Хажга барган кебек Мэккэгэ. Эткэй нигезе мина изге урын Арта сыман монда мэртэбэм. Гомер утэ тора, кунел уйлар кора, Йомгакларын чорный уткэннэр. Онытмагыз эле Ыру – нэселегезне, Бер тамырдан шытып чыкканнар. Жыр. Эйткэнебезчэ,районыбызнын хормэтле кешесе , Россия Федерациясенен Халык мэгарифе отличнигы, педагог Элфис абый Могтасим улы Мугаллимов уткэн елларны узенен туган Актимер hэм Кушманак, Каратамак, Кодаш авылларынын шэжэрэсен тозеде, менэ ниhаять безнен Абзай шэжэрэсендэ тозеде. Куп эзлэнде, куп йорде, архив документларын актарды, бай материал туплап, бу авыр эшне башкарып чыкты. Без Абзай авылы халкы, Элфис Могтасим улына бик зур рэхмэтле булыйк. Э хэзер Элфис Могтасыйм улына суз бирелэ. Вакыт дэрьясы аккан да аккан, лэкин авылыбыз, анын халкы, замана давылларына бирешми, уз йозен югалтмый, донья яшэвен дэвам иткэн. Авылга нигез салынганнан бирле, анын халкы, бертуганнар кебек тату итеп донья котэ, hэр аткан танга соенеп авыр чакларда да жырлап яши. Жыр.
Нэсел тарихы – авыл тарихы, дибез Авыл тарихы ул – мэктэп тарихыда Авылыбыздан чыккан, илебезнен торле почмакларында хезмэт итуче куренекле hонэр иялэре бар. Алар арасында укытучылар, урман эшчелэре, медицина хезмэткэрлэре, инженерлар, шоферлар, милиционерлар, нефтьчелэр h.б. бик куп. Без буген авылыбызда туып ускэн Суфияр Камал улы Хаматьяровны да зурлап искэ алабыз, анын белэн горурланабыз. Ул Борай урман – ау хужалыгын житэклэп, аны оештырып жибэрудэ, производство базасын ныгытуда зур тырышлык салды. Анын тырышлыгы белэн, районда оч лесничестванын производство базасына нигез салына, республикада ин зур урман база питомнигы булдырыла, чыршы куркэлэре киптеру цехы h.б. оештырыла. Суфияр Камал улынын хезмэт елларында районда менлэгэн гектарларда кыйммэтле ылыслы агачлар утыртылды, как тау битлэре hэм чокырлар урман-паркларга эверелде, Борай авылы тирэли куп чакырымнарга сузылган кыр ышыклау урман полосалары утыртылып, яшел божрага торенде. Суфияр Камал улынын даими ижади эзлэнуе, яналыкка омтылуы предприятиененматди-техник базасын ныгытуда зур роль уйнады. Анын турыдан-туры житэкчелеге белэн,мук жилэге плантациялэре жэелдеру, кыйммэтле тиреле жэнлеклэр урчету, ярдэмче хужалык булдыру кебек яна эксперименталь проектларны тормышка ашыру буенча эш алып барылды. Урман-техник чималларын, жилэк-жимеш эзерлэугэ зур игьтибар бирелде. Суфияр Камал улы житэклэгэн Борай урман – ау хужалыгы республика Урман хужалыгы министрлыгы системасында ин
алдынгы урыннарны билэде, социалистик ярышта жинуче исемен даими саклап килде, дипломнар, кучмэ Кызыл Байраклар белэн булэклэнде. 1986 елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы ул Борай хужалыкара- урман хужалыгы директоры булып эшлэде. Суфияр Камал улынын оештыру осталыгы биредэ дэ ачык чагылды. Э Танатар авылыннан анын дусты Мэгьдэн Каюмов Суфияр Камал улы истэлегенэ тубэндэге шигырен багышлый: Суфиярнын яшьлек чагы искэ тошэ, Исэн кебек эл дэ кунелдэ. Суфияр утырткан агачлар Сэлам эйткэн сыман буген дэ Кочен, тосен синен жирдэ калды, Хич картаймас яшел урманын Синен тосенне хэтерлэргэ, Урманына барып урыймын. Тау башын ямьлэп урманын калды, Барып ял итэргэ урманга. Безнен кунелебездэ сакланасын, Агач устеруче булып туганга. Урманчынын коче агач тамырында, Тосе урман шаулавында куренэ. Узенен тырышлыгын белэн Син менден тормышыбызнын туренэ.
Мэнге сокланырлык эшен калды, Исемен сакланыр мэнге урманда. Сине хэтергэ тошереп тора Син утырткан урманда булганда. Агачларнын теле булса сойлэр иде, Жырга салып жырлар иде исеменне. Онытылмас, гел хэтердэ булыр, Шаулап торган агачларда курэм тосенне. Суз Эмма Исхаковнага бирелэ. Авылыбызда урманчылар бик куп. Хакимов Илhам Башкортостаннын атказанган урман хужалыгы эшчесе исемен йоретэ. Менэ ул 25 ел инде уз hонэренэ тугры булып хезмэт итэ. Район советы депутаты, урманчы Хакимов Илhамга суз бирэлэ. Илнен даны – ир кулында Шунысы бэхэссез, илебез тарихында олкэн буын кешелэре олешенэ тошкэн авырлыклар бихисап. Алар – илебез кичергэн гыйбрэтле вакыйгаларны жанлы шаhите, безнен хаклы горурлыгыбыз да. Кызганыч, арабызда андый олы яшьтэге мохтэрэм олкэннэр саны конлэп, сэгатьлэп кими бара. Элеге язманын герое – Габдрахманов Эхмэтнур Габдрахман улы да районда билгеле кеше. Ул 1910 елда районнын Себергэн авылында доньяга килэ. Нишлисен, утэ авыр заманнар, этисе улына биш яшь чагында жир куенына ята, энилэре биш баланы аякка бастырырга,
кеше итэргэ бар кочен сала. Эйе, авырлыклар эзсез галмагандыр, ул да эле горлэтеп яшэр чагында – 47 яшендэ донья куя. … Энэ шулай бик купне кургэн уз гомерендэ Эхмэтнур ага. Яшэргэ кирэк, шуна да бутэннэргэ булышып , узенен басу эшлэрен дэ аларнын атлары белэн башкара. Шулай да укырга- белем алырга телэге тагын да кочлерэк булла hэм Калмык авылында башлангыч белеем алуга ирешэ. Аннан Борайдагы мэктэпкэ 7 классны тэмамлый, шунда комсомол сафына керэ. Авылга кайкач исэ комсомол ячейкасы секретаре булып эшли, Шабайда авыл Советы секретаре вазыйфасын башкара. Э белем арттыруга телэк барыбер кочлерэк. 1930 елларда ул Боре укытучылар хэзерлэу татар-башкорт техникумында белемен камиллэштерэ. Аннан сон Эхмэтнур Габдрахман улынын тормыш юлы Каратамак , Тугай, Бигэнэй, Тансызар, Утэгэн мэктэплэре белэн бэйле. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына, Фин сугышында катнаша, Боек Ватан сугышында геройларча корэшеп , каты яралана, 1943 елда туган якларына исэн-сау кайтып, Яна Ялдэктэ-директор, Калмыкта,Каргалыда, Абзайда укытучы булып эшлэп, лаеклы ялга чыга. Фронтовикукытучы гомеренен сонгы сэгатьлэренэ кадэрле жэмэгать эшлэрен ташламый: партия оешмасында алыштыргысыз пропагандист hэм башка жэмэгать эшлэрендэ ал-ял белэн исэплэшмичэ эшлэп, ихтирам казана. Суз бирелэ Габдрахмановларга.(узлэре гармун уйнап семьям жырлыйлар) Авылыбызда Салаховлар, Гаделшиннар нэселендэ дэ укытучылар династиясе, балаларга топле бирем биреп, яшьлэргэ урнэк булып яшэделэр.
Суз Гаделшина Милэушэ Баян кызына бирелэ. Абзай авылында туып усеп, районыбызга Башкортостаныбызга 42 ел буена хезмэт иткэн Башкортостаннын атказанган мэдэният хезмэткэре Раиф Садык улы Мансуров белэн дэ без хаклы рэвештэ горурланабыз, сезгэ тагы да ижади унышлар телибез. Жырлый Райф Мансуров “ Туган авылым” Адис абый котлый Галишина (Ахатова) Светлана Яуhар кызы Башк. атказанган медицина хезмэткэре, Ситдикова Расима атказанган заготовитель, Фазлыев Мадарис Ясави улы- Башкортостаннын сэудэ олкэсендэ министр урынбасары булды. Сайфигалиев Мадил Сабирьян улы- нефтегазстрой отличнигы, Россия hэм башка бик куп иллэрдэ газ торбалары уткэреп йоргэн кеше. Султанов Макин Шакир улы Башкорт . атказанган тозучесе, Мустафина(Галиева) Нажима- Ленин ордены кавалеры, Башк. атказанган тозучесе. Султанова(Вахитова) Гульжиhан инженер – тозуче, почетлы тозуче. Султанова (Гаймалова) Ясира Мобэрэк кызы- 40 ел Уфада пыяла заводында мастер булды. Хезмэт даны ордены кавалеры, комсомолнын 19 съезды делегаты. Султанова (Ялалтдинова) Лилия – Агидел шэhэрендэ атказанган соцработник
Гарайханова (Гильмиярова) Зэмфира Зофэр кызы- Башк. Атк. укытучысы, районнын хатын- кызлар советы рэисе. Нигматуллин Данис Гаденан улы- 42 ел милиция булып эшлэде, милиция отличнигы, милиция подполковнигы, бугенге кондэ ветераннар советы рэисе. Фазылов Ильнур Мадис улы- милиция капитаны, Уфада шэhэрендэ “Лучший участковый уполномоченный “ конкурсында жину яулый. Хасанов Фарит Флюн улы- Уфанын грузовой автопредприятиясендэ водитель (42 ел), атказанган Россия водителе. Галиева Дамира Тимерхан кызы- потреб кооперация отличнигы. Галиев Ильфат Фанил улы- полиция майоры – начальник отдела участковых уполномоченных полиции и по делам несовершеннолетних. Яшьлэрдэн: Динар, Лэйсэн Гилемшиннар, Голшат hэм Марат Садретдиновлар авылда топлэнеп бик матур яшэп яталар. Нэселнен дэвамы, тормышнын яшэве, гаилэнен иминлеге сокландыргыч та, шул ук вакытты серле дэ, монлы да илаhи зат-хатын- кыздан башка момкинме сон? Авылыбызда никадэр унган, сабыр, тотарыклы, инсафлы, нэзэкатьле хатын – кызлар гаилэ учагын саклый! Аларга дан! Мин яратам сабыр хатыннарны, Алар утлар, сулар утсэ дэ, Гомер буе сабырлыгын саклый Йорэклэрен ялкын отсэ дэ.
Яше буенча ин олкэн хатын кызларыбыз: 100 яшьлек Янгирова Хоснэ, Рэсимэ Хасанова,Дания Заерова, Асия Сагдиева, Гаязова Магафия, Камилэ Фархетдинова, Илусэ Зиганшина, Нэфирэ Гиндуллина, Рэзидэ Низамова, Нуртдинова Фаягол, Галишина Бэхия, Мосарига апалар. Суз Адис Анаф улына (Янгирова Хоснэ эбине котлый 100 яшь белэн) Авыл тарихы- ул нэсел тарихы. Э нэсел тарихы – гаилэ тарихы да, Гаилэ – ил тоткасы, ныклы, тату гаилэлэребез кубрэк булган саен, авылыбыз тормышы ямьлерэк була, дэртлэнеп эшлисе, жыр-мон белэн яшисе килэ. Бу доньяда ничек яшэсэк тэ, Агымсудай вакыт тиз утэ. Уфтанмаслык булсын гомер юлы, Татулыкка жирдэ ни житэ. Безнен горурланырлык, матур, тату, яшэгэн олкэн буын гайлэбез бар. Алар Шэмсия hэм Тахави Садретдиновлар. Адис Ахмеров Садретдиновларны котлый. Гайлэ жебе нэзек, нечкэ жеп, Жил тисэ дэ кайчак озелэ, Озелгэнне була ялгап та, Тик бит анын жое сизелэ, Ойрэнегез сабыр итэргэ, Ойрэнегез бергэ тузэргэ
Ойрэнегез гафу итэргэ, Ашыкмагыз берук озэргэ. Кызлар башкаруында татар халык биюе 1. Илебез килэчэге якты мэктэплэрдэ укыган, милли телдэ белеем алган, илен, халкын сойгэн балаларда. Халкыбызнын язмышын кайгыртыйк, йола, гореф-гадэтлэрне саклыйк, тарихыбызны белик, телебезне, миллэтебезне, мэктэбебезне бетеругэ юл куймыйк. Мэктэп бетсэ, авыл бетэ. Шушы ук телэклэрне килэчэк буынга житкерик. 2. Ата-бабаларнын эманэтен Куз карасы кебек саклыйк. Авылыбызны тояк иткэннэрнен Ычанычын бездэ аклыйк. Без бит Абзайнын балалары, Илгэ иминлеклэр телик. Акыллылык башы бердэмлектэ, Туганнарнын кадерен белик, Улгэннэрнен каберен белик. Эй, Абзаем, туган авылкаем Безнен очен син бит бер генэ. Изге жиркэй – алтын бишегебез, Йорэклэрдэ яши гел генэ.
1. Гафу ит син безне, газиз туфрак, Чит якларга чыгып киткэнгэ. Кошлар кебек сагынып кайтырбыз без Гомер йомгакларын суткэндэ. 2. Туган илдэн читтэ йорегэннэр Якташларын hич тэ онытмый. Саклап калыйк, дуслар, тамырларны Туган нигезлэрне суытмый. Илдэ купме авыл беткэндэ дэ, Авылыбыз исэн, бетмэде. Килэчэге мул тормышлы булсын, Гел кояшлы булсын коннэре. Суз Хормэт Амировка hэм район советы ветераннары рэисенэ бирелэ 1. Тиздэн юллар тагын алып китэр Торлебезне торле якларга. Бары хыял канатлары гына Алып кайтып туган яукларга. Бездэн генэ калган йола тугел, Курешулэр була, хушлашу. Килэчэктэ насыйп була икэн Исэн имин кабат очрашу. Хушыгыз, сау булыгыз!


В раздел образования